ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2020 ел
сишәмбе

Биектау районы Юртыш авылында Гөбәйдуллин Ренат Хидиятулла улы  улы һәм Нурания Кадыйр  кызы гаиләсендә тантаналы көн – бергә яшәүләренә 50 ел. Ерак 1970 елда үз язмышларын берләштереп, дөнья сукмагы буйлап иңгә иң куеп, авыр мизгелләрдә бер-берсенә төрәк булып гомер кичерәләр. 2 балаларына тормыш бүләк итеп, оныкларын тәрбияләшергә булышалар. Аларны юбилейлары белән районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Шакирова Гөлсинә котлады һәм рәхмәт хаты тапшырды.


20
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Фирая Котдус кызын әле күркәм бәйрәме белән Балтач район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Рифхат кызы Ахметханова котладылар, район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырдылар.Гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган Фирая Хакимҗанова ихласлылыгы, ягымлылыгы белән кешеләр күңелен яулый алган шәхес. Юбилярга һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калырга, алга таба да балалары, оныклары арасында бәхетле булып, шатланып яшәргә насыйп булсын!


19
июль, 2020 ел
якшәмбе

Туйга әзерләнгәндә бик күп эшләр башкарырга кирәк, әмма яшьләр алдында  торган беренче эш – алар законлы ир белән хатын булачак көн сайлау. Кемдер астрологлар белән бу уңайдан киңәш итә, кемдер нумерологиягә ышана, кемдер сынамышларга ышана, ә кемдер өчен никахны теркәү турында таныклыкта күрсәтелгән дата матур булуы мөһим.... Әмма һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: иң мөһиме – мөнәсәбәтләр, калганы – тормыш сыйфатына йогынты ясамый торган өстәмә генә. Мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч – нык һәм бәхетле гаиләнең нигезе.


18
июль, 2020 ел
шимбә

2020 нче елның 18 нче июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 1500 нче сабыйга тантаналы рәвештә исем кушу чарасы булып узды. Бу сабый - Артур һәм Алсу Әхмәтшиннар гаиләсендә туды .

2020 елның 18 июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 500 нче пар теркәлде.


17
июль, 2020 ел
җомга

17 июль көнне Баулы районы ГХАТ бүлегендә Семеновлар гаиләсенең туй юбилее тантанасы узды.

Моннан 60 ел элек язмыш Сергей Михайлович һәм Валентина Ивановнага бөек бүләк ясаган – алар бер-берсен очраткан, шундый зур һәм чиксез дөньяда үзләренең парларын тапкан. Аларның озак вакыт белән сыналган гаилә мөнәсәбәтләре чисталык һәм тугрылык үрнәге булып тора. Юбилярлар матур балалар тәрбияләп үстергәннәр, аларның 4 матур оныклары, 3 оныкчыклары бар.

2020 елның 17 июлендә Андреевлар гаиләсе зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтә.

2020 елның 17 июль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 17 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Валиуллиннар Фархад Ильдус улы һәм Алия Ризал кызы гаиләсендә булды. 7 июль көнне аларның ике кызлары туды. Яңа туган сабыйларга Нәргизә һәм Луиза исемнәре кушылды.


16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин Урыссу бистәсеннән Нигъмәтуллиннар гаиләсен әлеге якты бәйрәм белән котлады һәм аларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды.


15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Юрий Иванович һәм Надежда Макаровна алтын юбилейларын һәм билгеләп үтәләр. Нәкъ 50 ел элек алар гаилә берлеген ныгытып, кайгыда шатлыкта «кулга кул тотынып» тормыш юлыннан баралар. Чистай Никахлашу сарае традициясе буенча, ирле-хатынлы итеп игълан ителгән минутларны искә төшерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International