Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин Урыссу бистәсеннән Нигъмәтуллиннар гаиләсен әлеге якты бәйрәм белән котлады һәм аларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды.
Физир Галиулла улы һәм Татьяна Дмитриевна Нигъмәтуллиннар хезмәт эшчәнлеген башлаган Алтай краеның Бийск шәһәрендә үз бәхетләрен табалар. Алар - сугыш чоры балалары. 1969 елның декабрендә ике яшь йөрәк үз язмышларын бәйли. Гаиләдә бер-бер артлы кызлары Лилия һәм уллары Альберт туа.
Гаилә Урыссу бистәсенә күченә. Ир белән хатын «Электросоединитель» заводына эшкә урнаша. Физир Галиулла улы заводның техник бүлеге начальнигы, баш инженер һәм радиоэлектрон сәнәгать профкомы рәисе булып эшли. Татьяна Дмитриевна 47 ел инженер-технолог булып хезмәт куя.
Узган еллар бу матур парның бер-берсенә карата сакчыл һәм игътибарлы мөнәсәбәтен сүндерә алмаган. Ир белән хатын бер-берсен хөрмәтләп һәм яратып яши белүләре белән бик бәхетле.