2020 елның 17 июлендә Андреевлар гаиләсе зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтә.
Ирле-хатынлы Андреевлар инде 55 ел бәхетле гомер кичерәләр. Любовь Николаевна һәм Михаил Михайлович ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта дүрт оныкларына сөенеп яшиләр.
Любовь Николаевна чәчәкләр ярата. Кайда гына эшләмәсә дә, ул булган бөтен җирдә , тиздән чәчәкле газоннар барлыкка килә, үзләренең подъезд янында да бөтен чәчәкләр аның куллары белән утыртылган. Михаил Михайлович үзенең бөтен хезмәт эшчәнлеген нефть химиясе комплексына багышлаган, башта төзегән, аннан соң өлкән аппаратчик булып эшләгән.
Без юбилярларга чын күңелдән бәхет, гаилә иминлеге һәм нык сәламәтлек телибез. Традиция буенча аларның исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.