17 июль көнне Баулы районы ГХАТ бүлегендә Семеновлар гаиләсенең туй юбилее тантанасы узды.
Моннан 60 ел элек язмыш Сергей Михайлович һәм Валентина Ивановнага бөек бүләк ясаган – алар бер-берсен очраткан, шундый зур һәм чиксез дөньяда үзләренең парларын тапкан. Аларның озак вакыт белән сыналган гаилә мөнәсәбәтләре чисталык һәм тугрылык үрнәге булып тора. Юбилярлар матур балалар тәрбияләп үстергәннәр, аларның 4 матур оныклары, 3 оныкчыклары бар.
Семеновлар лаеклы хезмәт юлы үткән - Сергей Михайлович гомерен нефть өлкәсенә багышлый, ә Валентина Ивановна – авыл хуҗалыгы идарәсе ветераны.
Юбилярларны Баулы районы башлыгы урынбасары Р.Г.Хамидуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хуснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мурсалимова, авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәре Г.А.Хабибуллина котладылар. Семеновлар гаиләсенә район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды. Бу тантаналы көндә юбилярлар балалары һәм оныкларыннан да котлаулар кабул иттеләр.
Бәйрәмне мәдәният йорты солисты Мәҗитова Лилия башкаруында җыр бизәде.