Әлмәт шәһәрендә 2020-нче елның 17 июль көне туйлары

2020 елның 19 июле, якшәмбе

Туйга әзерләнгәндә бик күп эшләр башкарырга кирәк, әмма яшьләр алдында  торган беренче эш – алар законлы ир белән хатын булачак көн сайлау. Кемдер астрологлар белән бу уңайдан киңәш итә, кемдер нумерологиягә ышана, кемдер сынамышларга ышана, ә кемдер өчен никахны теркәү турында таныклыкта күрсәтелгән дата матур булуы мөһим.... Әмма һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: иң мөһиме – мөнәсәбәтләр, калганы – тормыш сыйфатына йогынты ясамый торган өстәмә генә. Мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч – нык һәм бәхетле гаиләнең нигезе.

Нәкъ менә шундый матур датада, 2020-нче елның 17 июлендә Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә ундүрт пар үзләренең гаилә берлеген теркәделәр. Без яшь парларны туй көннәре белән котлыйбыз! Бер-берегезне кайгыртыгыз, хөрмәт итегез, бәхетле булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International