Әлмәт шәһәрендә 17 пар игезәк балалар тууы теркәлде

2020 елның 17 июле, җомга

2020 елның 17 июль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 17 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Валиуллиннар Фархад Ильдус улы һәм Алия Ризал кызы гаиләсендә булды. 7 июль көнне аларның ике кызлары туды. Яңа туган сабыйларга Нәргизә һәм Луиза исемнәре кушылды.

Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.

Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International