2020 елның 18 июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 500 нче пар теркәлде.
Зал алкышлары астында яшь парларга, Иванов Эмиль һәм Ильгинага юбилейлы 500 нче номерлы акт язмасының никах теркәү турындагы таныклыгы тапшырылды.
ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларны котладылар һәм аларга озын һәм бәхетле гаилә тормышы теләделәр.