Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 1500 нче бала теркәлде

2020 елның 18 июле, шимбә

2020 нче елның 18 нче июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 1500 нче сабыйга тантаналы рәвештә исем кушу чарасы булып узды. Бу сабый - Артур һәм Алсу Әхмәтшиннар гаиләсендә туды .

Бәхетле ата-аналар яңа туган кызларына «Сафия» дип исем кушканнар, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә исем «чиста, ихлас» дигәнне аңлата.

Кызлары туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адресын тапшырганда, ГХАТ идарәсе белгечләре әти-әниләргә нык сәламәтлек һәм кызларын тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International