9 июльдә районда эш визиты белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская булып китте. Аны район башлыгы Александр Никошин һәм омбудсменның райондагы җәмәгать ярдәмчесе Фәридә Яруллина озатып йөрделәр.
Беренче Сәрия Сабурская һәм Александр Никошин Иске Алпар авылына бардылар. Биредә алар 63 ел иңгә-иң куеп яшәгән хезмәт ветераннары Минхарис һәм Сания Гайнетдиновларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырдылар. Җитәкчеләр тормыш сынауларына бирешмәгән, намуслы хезмәт белән яшәгән, әйбәт балалар үстергән өлкәннәрне кайнар котладылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.