Күркәм бәйрәм көнендә 69 ел бергә яшәгән, төрле вакыйгалар кичергән, әмма мәхәббәт һәм үзара аңлашуны саклап калган сугыш ветераннары Гыйльметдин абый һәм Җәвирә апа Хәбибуллиннар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде.Гыйлметдин абый 1927 елда Нөнәгәр авылында дөньяга килә, 12 яшеннән үк ятим кала. 1944 елда армия сафларына алына, 1948 елда гына Суслонгер лагеренең ачлыгын, авырлыкларын үзендә татып, язмыш тарафыннан тагын да чыныктырылган булып, Германия җирләреннән туган авылына әйләнеп кайта. 1951 елда ышанычлы, тәвәккәл, җаваплы ир-егетне авыл советы рәисе вазыйфасына билгелиләр. Ике йөрәкнең очрашу мизгеле дә нәкъ шушында эшли башлагач була. Бу вакытта ишле гаиләдә туып, 2 яшеннән ятим калган, тормышның күп кенә авырлыкларын күргән Җәвирә апа фермада терлек карый. 1951 елда исә, шушы уңган, чибәр авыл кызы белән Гыйлметдин абый кулга кул тотышып, тормыш юлларын бергә дәвам итәләр. Озак көттерми бер-бер артлы 6 бала туа. Гаилә учагы җылысын татып, чын гаилә үрнәген күреп үскән балалар үзләре дә инде әти-әни, әби-бабай булу бәхетенә ирешкән. Бүгенге көндә әлеге нәселне 13 онык, 13 оныкчык тулыландыра.