“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” бәйрәме көнендә Мамадыш районында “Мәхәббәт һәм тугрылык” өчен медале тапшырылды. Быел бу зур бүләккә Сингатуллинар гаиләсе лаек булды.
Бәйрәм чарасы “Арабелла” ресторанының ачык палубасында узды. Бәйрәмне ЗАГС бүлеге мөдире Ландыш Шәйхетдинова ачып җибәрде. Әлфия Мөхәммәтдин кызы Һәм Изил Камил улы Сингатуллиннар гаиләсенең район алдында булган чиксез өлешләрен ассызыклады.
Медальне, котлау хатын һәм район Башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләрне гаиләгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хуҗаҗанов тапшырды.
Сингатуллинар гаиләсе дә үзенең рәхмәтен җиткерде. Алар шул ук вакытта, бу көнне язылышу турындагы гаризага кул куерга килгән яшь парга үзләренең гаилә бәхете серләрен юлладылар.
Тантана гомуми фото белән тәмамланды.