ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2020 ел
якшәмбе

Халык сынамышлары буенча август гаилә кору өчен уңайлы ай дип санала. Август ае яшь гаиләгә тотрыклылык бүләк итәчәк, ә берлек үзе нык һәм бәхетле булачак. Йолдызлы, җылы август ае безне матур «дата»сы белән каршы ала «02.08.20». Бу көнне Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда 6 пар никахларын теркәделәр. Без чын күңелдән яңа өйләнешүчеләргә озын һәм бәхетле гаилә тормышы телибез!


1
август, 2020 ел
шимбә

Еллар узгач, һәркемгә дә җылылык һәм ихлас мөнәсәбәтләрне саклап калу һәм алып бару мөмкин түгел. Бары мәхәббәт, тугрылык, ир белән хатынның хөрмәте генә аларга шушы датага ирешергә ярдәм итте.

Август ае уңышлы санала. Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегенә дә никах теркәү өчен 15 гариза керде. 2020 елның 1 августында Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә Раушан һәм Эльвира үзләренең никахларын законлы рәвештә теркәделәр, Садыйковларның яшь гаиләсе туды. Теркәлү романтик шартларда узды. Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зарипова озын һәм бәхетле гаилә тормышы теләде.

Июльдә Бөгелмә районында 109 бала туган, шуларның берсе “король” игезәге. Кызлар малайларга караганда 5кә күбрәк туган.

Бала туу ата-аналар өчен шатлыклы вакыйга, ә ике бала туу икеләтә шатлык. 2020 елның 1 августында Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 18 игезәк бала тууы теркәлде.Бу шатлыклы вакыйга Валиахметовлар Илдар Илгизар улы һәм Ләйсән Нәфис кызы гаиләсендә булды. 2020 елның 30 июлендә алар гайләсендә ике малай дөньяга килә, аларга матур Әмирхан һәм Нариман исемнәре кушыла.


31
июль, 2020 ел
җомга

 Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге агымдагы елның июль аена нәтиҗәләр ясады. Җәйнең икенче ае районыбызга 21 яшь граждан: 15 малай һәм 6 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның өчесе – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, унбере – икенче, алтысы – өченче, 1 бала – дүртенче булып аваз салган. Иң яшь әнигә 20, иң яшь әтигә 23 яшь тулган. Иң өлкән әти-әнигә – 40-ар яшь тулган.

2020 елның 7 аенда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 47 бала: 22 малай, 25 кыз туу теркәлде. Аларның 12 баласы гаиләдә беренче, 17 сабый - икенче, тагын 13 сабый гаиләдә өченче булып дөньяга килгән, ә бишесе дүртенче булып туган.


30
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә 2020 елның 30 июлендә 4 “король” игезәк балалар теркәлде. Мария Михайловна һәм Андрей Евгеньевич Кондратьевлар гаиләсендә 22 июльдә игезәкләр туды – кыз һәм малай. Милена һәм Матвей Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә агымдагы елда теркәлгән 594нче һәм 595нче балалар булдылар.


29
июль, 2020 ел
чәршәмбе

2020 нче елның 29 нчы июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә көмеш туйларын Митрофановлар гаиләсе билгеләп үтте. 

2020 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 31 никах теркәлде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, никах теркәү турындагы актларның язмаларының саны кимегән. 2019 елда 39 никах теркәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International