Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә 2020 елның 30 июлендә 4 “король” игезәк балалар теркәлде. Мария Михайловна һәм Андрей Евгеньевич Кондратьевлар гаиләсендә 22 июльдә игезәкләр туды – кыз һәм малай. Милена һәм Матвей Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә агымдагы елда теркәлгән 594нче һәм 595нче балалар булдылар.
“Король” игезәкләр – күп кенә ата-аналар өчен көтелгән пар бала. Чыннан да, язмышның чын бүләге: бер үк вакытта малай һәм кыз туу әти-әниләр өчен бик зур шатлык.
ГХАТ бүлеге белгечләре яшь һәм бәхетле ата-аналарга беренче хокук билгели торган документ – туу турында таныклыклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Кондратьевлар гаиләсе алдында хәзер зур һәм мактаулы бурыч – бәхетле балалар үстерү һәм тәрбияләү. Аларның йортларында һәрвакыт тынычлык, шатлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен, чөнки Милена белән Матвейның бәхетле балачагы менә шуңарда бит!