Тәтеш районында юбилярларны котлыйлар

2020 елның 1 августы, шимбә

Еллар узгач, һәркемгә дә җылылык һәм ихлас мөнәсәбәтләрне саклап калу һәм алып бару мөмкин түгел. Бары мәхәббәт, тугрылык, ир белән хатынның хөрмәте генә аларга шушы датага ирешергә ярдәм итте.

Быелгы 2020 ел-ТАССР төзелүгә 100 ел  Сергей Николаевич һәм Надежда Трифоновна Голодлар өчен дә истәлекле ел булды

31 июльдә алар үзләренең "алтын" юбилейларын-50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Бу көнне парларны  «алтын»  юбилейлары белән туганнары һәм якыннары котладылар, чәчәкләр  бүләк иттеләр, ә бәйрәм өстәленең төп бизәге 50 санлы торт булды.

Юбилярларны район Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов исеменнән  Тәтеш шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Владимирович  Тегулев һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лариса  Михайловна  Дианова котладылар, юбилярларга котлау хаты һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International