2020 елның 7 аенда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 47 бала: 22 малай, 25 кыз туу теркәлде. Аларның 12 баласы гаиләдә беренче, 17 сабый - икенче, тагын 13 сабый гаиләдә өченче булып дөньяга килгән, ә бишесе дүртенче булып туган.
Әти-әниләр яңа туган балаларын матур исемнәр белән атадылар: Инзил, Аяз, Аскар, Родион, Ибраһим, Сабина, Дарья, Амелия, Мәдинә, Полина, Исида, Кира.
Иң яшь әнинең яше-24 яшь, иң өлкән әнигә-40 яшь, иң яшь әтигә-21 яшь, өлкән әтигә - 48 яшь.
Без чын куңелдән, барлык гаиләләрне, шундый бәхетле вакыйга белән котлыйбыз! Барлык ата-аналарга саулык, бәхет, озын гомер телибез!