Июльдә Бөгелмә районында 109 бала туган, шуларның берсе “король” игезәге. Кызлар малайларга караганда 5кә күбрәк туган.
Беренче балалар 32 гаиләдә, икенчеләре 43 гаиләдә дөньяга килгән. Июльдә 24 гаилә күпбалалы булган, аларда өченче балалар туган. Дүртенче балалар Бөгелмәнең 10 гаиләсендә авыз салган.
Иң зур бала 4560г. гәүдә авырлыгы белән туган. Иң кечкенә гәүдә авырлыгы – 855г.
Иң яшь әтигә 20 яшь, ә иң яшь әнигә 18 яшь. иң өлкән әти-әниләренең яше – 47 һәм 43. Кызлар арасында Милана, Ульяна, Анастасия, малайлар арасында Радмир, Матвей исемнәре һаман да үз популярлыгын югалтмый. Сирәк очрый торган исемнәр арасында Тея, Муниса, Инесса, Роксана, Энгель, Эльмар, Захар.