Бала туу ата-аналар өчен шатлыклы вакыйга, ә ике бала туу икеләтә шатлык. 2020 елның 1 августында Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 18 игезәк бала тууы теркәлде.Бу шатлыклы вакыйга Валиахметовлар Илдар Илгизар улы һәм Ләйсән Нәфис кызы гаиләсендә булды. 2020 елның 30 июлендә алар гайләсендә ике малай дөньяга килә, аларга матур Әмирхан һәм Нариман исемнәре кушыла.
ГХАТ идарәсе белгечләре бәхетле ата - аналарны икеләтә шатлык белән котладылар һәм балаларның беренче дәүләт документларын-туу турында таныклыкларны Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның котлау хатлары белән тапшырдылар.
Балалар сәламәт һәм бәхетле булсыннар. Гаилә иминлеге, муллык, тынычлык, уңышлар, һәм сабырлык телибез.