2020 нче елның 29 нчы июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә көмеш туйларын Митрофановлар гаиләсе билгеләп үтте. Наталья һәм Юрий дусларының туган көнендә танышканнар. Яшьләр арасында чын мәхәббәт шунда ук кабынган һәм алар менә инде 25 ел бергә яшәүләре белән бәхетле. Митрофановлар гаиләсе актив, тату, барысын да бергә эшлиләр. Аларга гел ярдәм кулын сузырга әзер булган, ике искиткеч кызлары – Ирина һәм Виктория, шулай ук оныклары Эмилия бар. ГХАТ идарәсе белгечләре Наталья Вячеславовнага һәм Юрий Алексеевичка иминлек һәм гаилә бәхете теләделәр. Юбилярларның исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.