Халык сынамышлары буенча август гаилә кору өчен уңайлы ай дип санала. Август ае яшь гаиләгә тотрыклылык бүләк итәчәк, ә берлек үзе нык һәм бәхетле булачак. Йолдызлы, җылы август ае безне матур «дата»сы белән каршы ала «02.08.20». Бу көнне Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда 6 пар никахларын теркәделәр. Без чын күңелдән яңа өйләнешүчеләргә озын һәм бәхетле гаилә тормышы телибез!