Балык Бистәсе районында августның беренче никахы

2020 елның 1 августы, шимбә

Август ае уңышлы санала. Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегенә дә никах теркәү өчен 15 гариза керде. 2020 елның 1 августында Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә Раушан һәм Эльвира үзләренең никахларын законлы рәвештә теркәделәр, Садыйковларның яшь гаиләсе туды. Теркәлү романтик шартларда узды. Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зарипова озын һәм бәхетле гаилә тормышы теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International