Мамадыш районы ГХАТ бүлеге июль аена нәтиҗәләр ясады

2020 елның 31 июле, җомга

 Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге агымдагы елның июль аена нәтиҗәләр ясады. Җәйнең икенче ае районыбызга 21 яшь граждан: 15 малай һәм 6 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның өчесе – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, унбере – икенче, алтысы – өченче, 1 бала – дүртенче булып аваз салган. Иң яшь әнигә 20, иң яшь әтигә 23 яшь тулган. Иң өлкән әти-әнигә – 40-ар яшь тулган.

Иң баһадир егет – 4160 грамм авырлыкта, иң кечкенә авырлык – 1790 граммлы сабыйга тәтегән. Иң озын буй 57 сантиметрлы сабыйга “эләккән”, иң кыска буй – 49 сантиметр тәшкил итә.

Бу айда 20 пар гаилә корды. Август аена язылышу турында 35 гариза тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International