Кешелек дөньясының төп байлыгы – гаилә. Бәхет төшенчәсе һәр кешене, барыннан да элек, гаилә белән бәйли: үз йортында бәхетле кеше – тормышта бәхетле. Менә ярты гасыр инде Фәһимә Хәммәт кызы һәм Рәхимҗан Талип улы Каюмовлар бергә бәхетле.
2020 ел бик күп матур даталар бүләк итте. Декабрьгә дә чират җитте. Матур дата – 12.12.2020 Россия Федерациясе Конституциясе көненә туры килде. Бу көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 8 пар никахларын теркәделәр.
ГХАТ белгечләре белән очрашу үз тормышларындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе алдыннан кияү һәм кәләшләргә өстәмә дулкынланулар кичермәскә һәм көн буена уңай кәефне сакларга ярдәм итәчәк.
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә, шимбә көнне, гадәттәгечә, булачак яшь парлар өчен туй алды консультацияләре үткәрелә.
Декабрь аен елның иң тылсымлы аена кыю рәвештә санап була. Чөнки беренче көннәрдән үк бәйрәм атмосферасы һәр йортта урнаша. Теләкләрнең чынга ашу тылсымы нәкъ менә шушы көннәрдә Яңа ел алдыннан иң гаҗәеп һәм шатлыклы хыялларны тормышка ашыра. Шуңа күрә декабрь аенда туй да әкияти һәм могҗизалы тантана булып тоела.
Бүген, 2020 елның 12 декабрендә, иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсендә - Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре тантаналы рәвештә яңа өйләнешүчеләргә Россия Федерациясе Конституциясе һәм триколор тасмаларын тапшырдылар.
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе коллективы яшь парларны Яңа ел бәйрәме белән котлый. Һәм бүген, халык сынамышлары буенча яшьләргә ныклы һәм тугры мөнәсәбәтләр вәгъдә итә торган бу салкын көнне, Никахлашу сараенда "Алга-Яңа елга!" дигән чара башлап җибәрелде.
Бу вакыйга белән яшьләрне Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсенең 7 нче номерлы «Гагарин» полиция бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Ольга Булатова, «Казан» Гаилә үзәгендә чараларны тәэмин итү бүлеге начальнигы Ольга Николаева, шулай ук аларның туганнары һәм якыннары котлады.
11 декабрь көнне Чүпрәле районында Россия Федерациясе Конституциясе көне алдыннан районның яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы булды. Тантанада район башлыгы Марат Гафаров, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Рамил Шәйхаттаров катнашты.
2020 елның 10 нчы декабрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 600 нче бала тууы рәсми рәвештә теркәлде. Сабыйга әти-әнисе матур исемнәрнең берсен, Дарин исемен сайлаганнар.
2020 елның 10 декабрендә Алабуга гаиләсе Әхмәтшиннар алтын туйларын билгеләп үтте. Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының атказанган табибы Галимҗан Мөбарәкша улы инде күп еллар РҮХнең травматология бүлеген җитәкли. Хатыны Галия Шәмси кызы шулай ук медицина хезмәткәре. Гомере буе шәфкать туташы булып эшли.