2020 ел бик күп матур даталар бүләк итте. Декабрьгә дә чират җитте. Матур дата – 12.12.2020 Россия Федерациясе Конституциясе көненә туры килде. Бу көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 8 пар никахларын теркәделәр.
Шулай ук бүген никах теркәү турында 400нче матур номерлы акт язылды. Андрей һәм Елена таныклыкның хуҗалары булды.
Кадерле яшь парлар, сезгә иминлек, зур бәхетләр һәм шатлыклар телибез!