Декабрь аен елның иң тылсымлы аена кыю рәвештә санап була. Чөнки беренче көннәрдән үк бәйрәм атмосферасы һәр йортта урнаша. Теләкләрнең чынга ашу тылсымы нәкъ менә шушы көннәрдә Яңа ел алдыннан иң гаҗәеп һәм шатлыклы хыялларны тормышка ашыра. Шуңа күрә декабрь аенда туй да әкияти һәм могҗизалы тантана булып тоела.
Узып баручы елның тагын бер матур датасы - 12.12.2020. Санның магик әһәмияте буенча, бер саны - ул тотрыклы һәм ышанычлы никах алып бара һәм «барысы өчен дә бер» дигән билгегә туры килә торган башлангыч билгесе. Ике саны – ике яраткан йөрәк, тугрылыклы һәм гармонияле пар символы. Яңа өйләнешүчеләр үзләренең мәхәббәт һәм тугрылык билгесе итеп алмаша торган ике балдакка охшаган әлеге комбинациягә аерым игътибар бирәләр.
Кадерле яшь парлар, без сезне чын күңелдән әлеге күркәм вакыйга - сезнең гаиләгез туу белән котлыйбыз! Һәм бу дата сезнең тормышыгызда иң яхшы көннәрнең берсе булсын, сезнең йөрәк җылысы, әйтерсең, сезнең туй өчен булдырылган. «Бәхет - сезнең кулда!».