Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 600-нче туу теркәлде

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

2020 елның 10 нчы декабрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 600 нче бала тууы рәсми рәвештә теркәлде. Сабыйга әти-әнисе матур исемнәрнең берсен, Дарин исемен сайлаганнар. ГХАТ бүлеге белгече Таһирҗанова Гөлнара Әнәс кызы бәхетле әти-әниләрне, Вячеслав Александр улы белән Светлана Александр кызын шатлыклы вакыйга белән котлап, улларының беренче һәм иң төп документын-туу турындагы таныклыкны һәм котлау открыткасы тапшырды. Сабыйга нык сәламәтлек һәм бәхетле якты киләчәк телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International