10 декабрь көнне «Казан» Гаилә үзәгендә 14 яше тулган Россия гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды

2020 елның 11 декабре, җомга

Бу вакыйга белән яшьләрне Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсенең 7 нче номерлы «Гагарин» полиция бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Ольга Булатова, «Казан» Гаилә үзәгендә чараларны тәэмин итү бүлеге начальнигы Ольга Николаева, шулай ук аларның туганнары һәм якыннары котлады.

Тантанага 10 укучы чакырылган иде. Алар тантаналы шартларда һәр кеше тормышында иң төп документ – паспорт алдылар. Казан шәһәре Яңа Савин районының миграция бүлеге исеменнән, балаларга истәлеккә РФ Конституциясен һәм Казан шәһәре ГХАТ идарәсеннән татлы бүләк тапшырдылар.

Чара Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланды, аның 27 еллыгын без 12 декабрьдә билгеләп үтәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International