Туйга әзерләнгәндә, датаны, костюм һәм күлмәкне сайлап, никах теркәү тантанасының төп мизгелләре турында да белү артык булмас иде.
ГХАТ белгечләре белән очрашу үз тормышларындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе алдыннан кияү һәм кәләшләргә өстәмә дулкынланулар кичермәскә һәм көн буена уңай кәефне сакларга ярдәм итәчәк.
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә, шимбә көнне, гадәттәгечә, булачак яшь парлар өчен туй алды консультацияләре үткәрелә.
2020 елның 12 декабрь көнендә конференциядә катнашучылар үзләре өчен теркәүнең бөтен асылын һәм мөһимлеген ачыклап, булачак тантана, катлаулы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле куркынычсызлык чараларын үтәү турында күп кенә файдалы мәгълүмат алдылар, шулай ук никахлашу Сараеның тантаналы залында виртуаль рәвештә булдылар.