Һәр гаилә берлегенең үз йорты, нигезе, төп документы бар, шулай ук дәүләтнең дә суверенитеты, хакимияте һәм төп документы – Конституция бар. Гаилә, ана булу, ата булу, балачак һәм лаеклы картлык – Конституциядә күрсәтелгән һәм дәүләт яклавында булган төп кыйммәтләр. 2020 елда Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү барышында балаларга һәм гаилә институтына ярдәм итү өлешендә төзәтмәләр кертелүе бик мөһим.
Бүген, 2020 елның 12 декабрендә, иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсендә - Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре тантаналы рәвештә яңа өйләнешүчеләргә Россия Федерациясе Конституциясе һәм триколор тасмаларын тапшырдылар.
Яшь гаиләгә бәхетле тормыш теләгәндәй, шулай ук безнең илдә дә бу бәйрәм көнендә тынычлык, бердәмлек һәм гармония телибез. Һәр йорт бәхет, игелек һәм иминлек уты белән тулып торсын.