Бөгелмә районында Каюмовлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар

2020 елның 13 декабре, якшәмбе

 Кешелек дөньясының төп байлыгы – гаилә. Бәхет төшенчәсе һәр кешене, барыннан да элек, гаилә белән бәйли: үз йортында бәхетле кеше – тормышта бәхетле. Менә ярты гасыр инде Фәһимә Хәммәт кызы һәм Рәхимҗан Талип улы Каюмовлар бергә бәхетле.

Алар 1970 елның гыйнварында дусларының туенда танышалар, ә шул ук елның декабрендә Татарстан АССР Бөгелмә шәһәре ГХАТ бюросында үз никахларын теркиләр.

Рәхимҗан Талип улы һәм Фәһимә Хәммәт кызы гаилә хезмәт династиясе вәкилләре. Пар бөтен гомерен транспорт тармагына багышлый. Бөгелмә технология транспорты идарәсендә аларның гомуми хезмәт стажы 50 ел. Озак еллар намуслы хезмәтләре өчен тармак дипломнары һәм аерым хөрмәтләү билгеләре белән бүләкләнгәннәр, «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнәләр, икесе дә «Хезмәт ветераны» исеменә ия.

Рәхимҗан Талип улы һәм Фәхимә Хәммәт кызы искиткеч ачык һәм бер-берсен ихлас яручы кешеләр, бер-берсенә игътибарлы карашлары аларга бәхетле һәм нык гаилә булдырырга мөмкинлек бирә. Пар бик кунакчыл хуҗалар, барлык бәйрәмнәр һәм гаилә тантаналары зур тату гаиләдә билгеләп үтелә. Юбилярлар ике матур кыз, Рушания һәм Флера, өч онык тәрбияләп үстерәләр. Бүген алар, балалары да, үз тату гаиләләрен булдырганнар. Ике кызлары да үз язмышларын укытучы һөнәре белән бәйләгән.

Тантанада юбилярларга балалары һәм туганнары исеменнән бик күп изге теләкләр, соклану сүзләре яңгырады. Бу вакыйга истәлегенә, алар Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләре китабына үз имзаларын куйдылар, ГХАТ бүлеге белгечләре тантана сәбәпчеләренә алтын никахларын теркәү турында юбилей таныклыгы тапшырды. ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан, истәлек билгесе һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Л.Р. Закировның котлау хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International