2020 елның 10 декабрендә Алабуга гаиләсе Әхмәтшиннар алтын туйларын билгеләп үтте. Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының атказанган табибы Галимҗан Мөбарәкша улы инде күп еллар РҮХнең травматология бүлеген җитәкли. Хатыны Галия Шәмси кызы шулай ук медицина хезмәткәре. Гомере буе шәфкать туташы булып эшли.
Ир белән хатын студент чагында ук никахка бик яшь булып кергән. Илле ел бу искиткеч гаилә бер-берсенә ярдәм итә, шатлык һәм проблемалар белән уртаклаша, медицина мәсьәләләре турында фикер алыша. Алар бер-берсен ярты сүздән, ярты караштан аңлыйлар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Р.П. Буланова алтын юбилярларын котлап, аларга мактаулы таныклык тапшырды.