Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә яшь парлар өчен «Алга-Яңа елга!» дигән чара башлап җибәрелде

2020 елның 12 декабре, шимбә

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе коллективы яшь парларны Яңа ел бәйрәме белән котлый. Һәм бүген, халык сынамышлары буенча яшьләргә ныклы һәм тугры мөнәсәбәтләр вәгъдә итә торган бу салкын көнне, Никахлашу сараенда "Алга-Яңа елга!" дигән чара башлап җибәрелде.

         Ә чыршыдан, җылы сүзләрдән һәм бүләктән башка нинди бәйрәм соң?!

         Үз мөнәсәбәтләрен теркәүче яшь парлар белән без гадәти булмаган чыршы ясыйбыз. Ул Түбән Кама гаиләләреннән ГХАТ идарәсенә 2021 елда җылы теләкләрдән торачак.

         Безнең белгечләр үз куллары белән яңа өйләнешүчеләр өчен бүләк сыйфатында җепләрдән ясалган чыршы уенчыклары әзерләделәр. Бүләкләр өчен материал очраклы гына сайланмаган, чөнки вакыт, урын һәм шартларга карамастан, очрашырга язган кешеләр күзгә күренмәс җепләр белән берләшкән, дип юкка гына әйтмиләр бит. Шулай ук җепләр гаилә парының уртак язмышын, тылсымлы көчләр белән бергә, мәхәббәт һәм нык нәселне символлаштыра.

         Без бу традиция ел саен уздырылыр һәм кечкенә булса да, әле генә тормышларын бергә бәйләгән ике йөрәккә бәхет бүләк итәр дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International