Лениногорск муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Сухов Александр Ильич һәм Анна Сергеевна бриллиант туйларын – 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Моннан нәкъ 60 ел элек, Александр Ильич һәм Анна Сергеевнаның искиткеч гаиләсе Татарстан АССР Лениногорск шәһәре ГХАТ бюросында никахларын теркәгән.
2021 елның 13 гынварендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, беренче пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бүген, 2021 нче елның 13 нче гыйнварында, Югары Ослан муниципаль районы оешуның 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан беренче туу турында акт теркәлде.
Яңа кеше туу – бәхет, чөнки балалар – безнең киләчәгебез, үлемсезлек нигезе, нәселнең дәвамы. Гыйнвар башы искиткеч вакыйга белән истә калды. 2021 елның 12 гыйнварында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Петровлар – Евгений Михайлович һәм Анастасия Сергеевна гаиләсендә дүртенче бала тууы теркәлде.
2011 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә никах теркәү турында беренче акт төзелде. 2021 елда беренче пар булып Олеся һәм Ленар Саматовлар гаилә кордылар.
Бала туу-һәр гаилә тормышында зур шатлыклы вакыйга. Раил һәм Ләйсән Нигъмәтуллиннар гаиләсендә кызлары туу-район күләмендәге вакыйга. Ралина 2021 нче елда Тукай районы оешуга 45 еллык юбилей елында беренче туган сабый булды.
Ул 6 гыйнварда 22.15 сәгатьтә Тәтеш бала тудыру йортында дөньяга килде. Буе 51 см, авырлыгы 3 килограмм 334 грамм. Лияның әти-әнисе Тәтештә яшәүче Алексей һәм Наталья Кудряшовлар һәм бу сабый алар гаиләсендә икенче бала.
2021 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 2021 нче елда беренче туу турында язылу теркәлде. Беренче теркәлгән сабый булып, әти-әниләре Мирон исемен биргән малай булды.
Тәтеш районында 2021 елда Лия исемле сабый беренче бала булып дөньяга аваз салды. Ул 6 гыйнварда 22.15 сәгатьтә Тәтеш бала тудыру йортында дөньяга килде. Буе 51 см, авырлыгы 3килограмм 334 грамм. Лияның әти-әнисе Тәтештә яшәүче Алексей һәм Наталья Кудряшовлар һәм бу сабый алар гаиләсендә икенче бала.
11 гыйнвар көнне Сарман авылында 2021-нче елның 7-нче гыйнварында туган беренче бала – Вәлиева Азалия Радик кызының тантаналы рәвештә чыгарылуы булды.