ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

2020 елда Баулы ГХАТ бүлегендә 188 сабый теркәлде: 101 малай һәм 87 кыз. Шуларның 61-е гаиләдә  беренче бала, 61– икенче, 46 - өченче, 20-дүртенче- бишенче  бала булып туган. Бер гаиләдә игезәкләр туган.

         Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә туучылар санына йомгак ясадылар.

         Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре иң популяр ир-ат һәм хатын-кыз исемнәрен атадылар.

11 гыйнварда Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе белгече перинаталь үзәктә ерак урнашкан эш урынында туу турында 55 нче актның юбилей язмасын рәсмиләштерде.


10
гыйнвар, 2021 ел
якшәмбе

2021 нче елның 10 нчы гыйнварында Район үзәк шифаханәсенең бала тудыру бүлегеннән тантаналы рәвештә тәүге сабыйны өенә озаттылар. Бу шатлыклы мизгелләрне  Байлар Сабасыннан Хәмитовлар гаиләсе кичерде. Энҗе һәм Ильдарның нәни кызлары 4 нче гыйнвар көнне туа. Аңа «Нәзирә» дип исем кушалар.

Буа шәһәре ГХАТ бүлегендә беренче парны котлау матур традициягә әверелде. 2021 елның 9 гыйнварында Гафиятуллин Ренат Рәшит улы һәм Нәҗметдинова Эльмира Ринат кызы никахларын теркәделәр. Бу тантанада башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Фәнис Мифтахов катнашты.


9
гыйнвар, 2021 ел
шимбә

Мөслим районы ГХАТ бүлеге 2021 елны күңелле яңалыклардан башлый. 9 гыйнварда районның никахлашу залында агымдагы елның беренче пары язылышты. Бәхетле яшь пар – Мөслим авылыннан Марат Мортазин һәм Баланны авылыннан Альбина Кәримова. Бүгенге көннән алар икесе дә Мортазин фамилиясен йөртәчәк. Яшьләрне әти-әниләре, туганнары, дуслары котлады. Без аларның котлауларына һәм җылы теләкләренә кушылабыз. Бәхетле гаилә тормышы сезгә, Марат һәм Альбина!

9 январь көнне Баулы районында Дровкиннар гаиләсе бриллиант туй юбилее билгеләп узды. Моннан 60 ел элек язмыш Николай Иванович һәм Лидия Васильевнага бүләк ясаган – алар бер-берсен  очраткан, шундый зур һәм чиксез дөньяда үзләренең парларын тапкан.


8
гыйнвар, 2021 ел
җомга

2021 нче елның 8 нче гыйнварында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә туу турында 1 нче актлар язмасы теркәлде. Яңа елның 1 нче номерлы таныклык иясе - Мамадыш районының яңа гражданы Эмиль Шәйхиев.

Бала туу — гаилә өчен зур шатлык. Ата-ана баласына зур өметләр багълап, аның саулык-сәләмәтлектә, бәхеттә, яхшы кеше булып үсүен тели.  Балтач районының Борбаш авылында Мөхетдиновлар гаиләсен тулыландырып, 3 гыйнвар аенда тәүге бала дөнҗяга аваз салды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International