Саба районында беренче бала

2021 елның 10 гыйнвары, якшәмбе

2021 нче елның 10 нчы гыйнварында Район үзәк шифаханәсенең бала тудыру бүлегеннән тантаналы рәвештә тәүге сабыйны өенә озаттылар. Бу шатлыклы мизгелләрне  Байлар Сабасыннан Хәмитовлар гаиләсе кичерде. Энҗе һәм Ильдарның нәни кызлары 4 нче гыйнвар көнне туа. Аңа «Нәзирә» дип исем кушалар.

Саба муниципаль районы башкарма комитетының Аппарат җитәкчесе Марат  Кәримов, Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шәйхетдинова Хәмитовларны котлап гаилә бәхете, иминлек, тигезлек, ә сабыйга сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International