Мөслим районының 2021 нче елда беренче пары

2021 елның 9 гыйнвары, шимбә

Мөслим районы ГХАТ бүлеге 2021 елны күңелле яңалыклардан башлый. 9 гыйнварда районның никахлашу залында агымдагы елның беренче пары язылышты. Бәхетле яшь пар – Мөслим авылыннан Марат Мортазин һәм Баланны авылыннан Альбина Кәримова. Бүгенге көннән алар икесе дә Мортазин фамилиясен йөртәчәк. Яшьләрне әти-әниләре, туганнары, дуслары котлады. Без аларның котлауларына һәм җылы теләкләренә кушылабыз. Бәхетле гаилә тормышы сезгә, Марат һәм Альбина!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International