Буа шәһәре ГХАТ бүлегендә беренче парны котлау матур традициягә әверелде. 2021 елның 9 гыйнварында Гафиятуллин Ренат Рәшит улы һәм Нәҗметдинова Эльмира Ринат кызы никахларын теркәделәр. Бу тантанада башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Фәнис Мифтахов катнашты. Фәнис Фәризович яшь парларны котлап, аларга тынычлык, бәхет, ныклы үзара мәхәббәт, татулык һәм аңлашу теләде. Яшь гаиләгә бу вакыйга уңаеннан истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды. Гафиятуллиннар гаиләсенә чын күңелдән мәхәббәт һәм уңышлар телибез!