Баулы районында Бриллиант туй

2021 елның 9 гыйнвары, шимбә

9 январь көнне Баулы районында Дровкиннар гаиләсе бриллиант туй юбилее билгеләп узды. Моннан 60 ел элек язмыш Николай Иванович һәм Лидия Васильевнага бүләк ясаган – алар бер-берсен  очраткан, шундый зур һәм чиксез дөньяда үзләренең парларын тапкан. Аларның озак вакыт белән сыналган гаилә мөнәсәбәтләре чисталык һәм тугрылык үрнәге булып тора. Юбилярлар матур балалар тәрбияләп үстергәннәр, аларның 4 матур оныклары, 5 оныкчыклары бар.

Юбилярларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хуснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мурсалимова котладылар. Дровкиннар  гаиләсенә  истэлекле таныклык, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды. Бу тантаналы көндә юбилярлар балалары һәм оныкларыннан да котлаулар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International