2020 елда Баулыда 188 бала туды

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елда Баулы ГХАТ бүлегендә 188 сабый теркәлде: 101 малай һәм 87 кыз. Шуларның 61-е гаиләдә  беренче бала, 61– икенче, 46 - өченче, 20-дүртенче- бишенче  бала булып туган. Бер гаиләдә игезәкләр туган.

Иң яшь әнигә һәм әтигә 17 яшь, иң өлкән анага 42  һәм  иң өлкән әтигә  54 яшь.

Елның иң популяр исемнәре Әмир, Артур, Алексей, Даниил (Данэль, Данил), Егор, Мухаммед (Мухаммад), Самир,  Аделя, София (Сафия)  һәм Милана.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 118 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 17, ә кияүгә 20 яшь, иң олы кияүгә -66 , ә кәләшкә – 70 яшь.

2020 елда 100 аерылышу турында акт, 1- уллыкка алу турында, 15 исем алыштыру, 42 – баланың әтисен билгеләү турындагы акт төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International