Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре иң популяр ир-ат һәм хатын-кыз исемнәрен атадылар.
Малайлар арасында Матвей, Тимур, Артем, Әмир, Кәрим, Егор һәм Роман алда бара. Кызлар арасында иң популяр исемнәр София, Милана, Эмилия, Ясмина, Ева, Виктория һәм Әминә.
Түбән Каманың кайбер әти-әниләре үз балалары өчен сирәк исем сайларга булган. Яңа туган кызларны Альяна, Гыйзелла, Вирсавия, Доминика, Лусиана, Неонила һәм Сальсабиль кебек сирәк исемнәр белән атаганнар. Малайлар арасында Арэль, Баграт, Илай, Леонард, Лукас, Орфей, Нурлан экзотик исемнәргә ия булдылар.