2021 нче елның 8 нче гыйнварында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә туу турында 1 нче актлар язмасы теркәлде. Яңа елның 1 нче номерлы таныклык иясе - Мамадыш районының яңа гражданы Эмиль Шәйхиев.
Эмиль гаиләдә көтеп алынган беренче бала. Ул Әтисе Рәнис һәм әнисе Ләйлә өчен 3380 грамм авылыктагы, 54 см буйдагы зур бәхет чыганагы буып дөньяга аваз салган. ЗАГС бүлегенең баш белгече Фәния Гаязова бәхетле ата-ананы чын күңелдән котлады, баланың беренче документын тапшырганда Шәйхиевлар гаиләсенә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән истәлекле котлау хаты тапшырды.