2021 елның 13 гынварендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, беренче пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Шрамко Евгений Александр улы һәм Гүзәл Миннеразый кызы гаиләсендә булды. 7 январь аенда аларның малай һәм кыз туды. Яңа туган сабыйларга Даниил һәм Эмили исемнәре кушылды.
Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.
Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!