Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2021 нче елда туган беренче сабыйның әти-әниләренә туу турында таныклык тапшыру тантанасы

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген, 2021 нче елның 13 нче гыйнварында, Югары Ослан муниципаль районы оешуның 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан беренче туу турында акт теркәлде.

Югары Ослан муниципаль районында 2021 нче елда беренче бала булып Алексей һәм Мария Сафроновлар гаиләсендә 2021 елның 8 гыйнварында гаиләдә икенче бала булып 3520 гр. авырлыкта Гордей исемле уллары туа.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова бәхетле ата-аналарны чын күңелдән әлеге күркәм һәм истәлекле вакыйга, уллары туу белән котлады.

Яңа туган сабыйның әти - әниләрен бу шатлыклы вакыйга белән Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин котлап тантаналы рәвештә беренче дәүләт документын-туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International