Лениногорск муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Сухов Александр Ильич һәм Анна Сергеевна бриллиант туйларын – 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Моннан нәкъ 60 ел элек, Александр Ильич һәм Анна Сергеевнаның искиткеч гаиләсе Татарстан АССР Лениногорск шәһәре ГХАТ бюросында никахларын теркәгән. Бу истәлекле көнне алар юбилярларның Мактау китабына имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигалямова Елена Яковлевна Суховлар гаиләсен котлап аларга юбилей таныклыгын тапшырды.