2021 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 2021 нче елда беренче туу турында язылу теркәлде. Беренче теркәлгән сабый булып, әти-әниләре Мирон исемен биргән малай булды.
Туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен бүлек хезмәткәрләре бәхетле яшь әнигә Натальяга тапшырдылар. Яңа туган сабыйның гаиләсенә бәхет һәм иминлек, ә сабыйга һәрвакытта да беренче булуын телибез!