Бала туу-һәр гаилә тормышында зур шатлыклы вакыйга. Раил һәм Ләйсән Нигъмәтуллиннар гаиләсендә кызлары туу-район күләмендәге вакыйга. Ралина 2021 нче елда Тукай районы оешуга 45 еллык юбилей елында беренче туган сабый булды.
Раил белән Ләйсән Түбән Суык-Су авылында яшиләр, Раил район полициясендә хезмәт итә, ә Ләйсән мәдәният йорты директоры. Кызлары туу турында документ алырга гаилә бергәләп килде. Олы апасы Зәринә дә зур шатлыгын яшермәде, ул да 2016 елда районның беренче яңа туган сабые булды.
Кадерле әти-әниләр! Гаиләдә сабый тууы-чын могҗиза, һәм зур яраткан гаилә булу-олы бәхет! Иң мөһиме – балаларга тиешле игътибар, тәрбия бирү, бер-береңне ярату һәм ярдәм итү.
Сезнең матур гаиләгә бәхет, озын гомер һәм иминлек телибез.