Яңа кеше туу – бәхет, чөнки балалар – безнең киләчәгебез, үлемсезлек нигезе, нәселнең дәвамы. Гыйнвар башы искиткеч вакыйга белән истә калды. 2021 елның 12 гыйнварында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Петровлар – Евгений Михайлович һәм Анастасия Сергеевна гаиләсендә дүртенче бала тууы теркәлде. Парның кызы туды, аны матур һәм гадәти булмаган исем белән – Бэлла дип атадылар. Белла исеменең килеп чыгышы латин теле белән бәйле, анда аның әһәмияте «гүзәл», «чибәркәй» дип әйтелә. Евгений һәм Анастасия ике малай – Кирилл һәм Богдан, кызлары Ксенияны тәрбияли инде.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әти-әнине яңа гаилә әгъзасы туу белән чын күңелдән котладылар. Һәр мизгелнең бәхет һәм шатлык, бер-береңә игътибар, оптимизм һәм мәхәббәткә бай булуын теләделәр. Сабыйның беренче документын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресын тапшырдылар.