Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2021 елның беренче эш атнасында 27 пар үзләренең гаилә берлеген теркәделәр. Шулай ук 2021 ел башыннан бирле Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә 82 сабый тууы теркәлде. Аларның 40ы малай һәм 42се кыз. Радмир, Арслан кебек балалар исемнәре популярлыгын югалтмый. Бу айның сирәк исемнәре Лавия, Мантимер, Юстина, Омар, Эмили, Захар булды.
2021 елның 17 гыйнварында Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтҗанов Мәгъсүм Абдулла улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Шагаева, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
ГХАТ Идарәсендә яңа елда беренче тапкыр булачак парлар өчен ZOOM кушымтасы аша онлайн-консультация үткәрелде.
Елны ничек башлыйсың, шулай ул үтеп китәр дип юкка гына әйтмиләр.
ГХАТ Идарәсендә ул бик энергияле старт алды, чөнки 2021 елның беренче эш атнасында гына Түбән Камада 33 гаиләгә артты.
«Ныклы гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында 2021 елның 14 гыйнварында Чистай Никахлашу сараенда Кристина Корнилова һәм Илсур Галявеевның никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр. Тантана махсус сценарий буенча үткәрелде.
2021 нче елның 15 нче гыйнварында Югары Ослан муниципаль районы Макыл авыл җирлегендә ирле-хатынлы Кашаф Шиһап улы һәм Нурфия Сафиулла кызы Богавеевлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.
Зәй муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 15-нче гыйнвар көнне яңа 2021 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2021 нче елга беренче булып теркәлгэн Наил һәм Надежда Гамировлар.
15 гыйнварда Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу сараенда 2021 елның беренче гаилә берлеге теркәлде.
14 гыйнвар көнне алар үзләренең роза туйларын каршы алдылар. Бу көнне янәдән ЗАГС бүлегенә барып, янәдән шул дулкынландыргыч һисләрне кабатлыйсы килде, -дип уртклашты кәләш Лилия. Дмитрий һәм Лилия өчен ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова юбилярлар китабына имза кую тантансын үткәрде, көмеш туйларыны чакыру хаты тапшырды.
14 гыйнвар көнне Шәрипов Рөстәм һәм Сторчакова Евгения тантаналы төстә никахлаштылар. Район җитәкчелеге исеменнән яшьләрне башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Сергей Рузанов тәбрикләде. Аларга котлау һәм истәлекле бүләк тапшырды.