«Ныклы гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында 2021 елның 14 гыйнварында Чистай Никахлашу сараенда Кристина Корнилова һәм Илсур Галявеевның никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр. Тантана махсус сценарий буенча үткәрелде. ЗАГС бүлеге белгечләре, шулай ук Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Юрьевна Задворнова, аларга истәлекле бүләк тапшырдылар.