Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ГХАТ органнары белгечләрен бүләкләү тантанасы узды.
2021 нче елның 2 нче гыйнвар аенда Башаровлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үттеләр. Тагир Киям улы һәм Зульфия Рәис кызы кү еллар дәвамында «Тан» колхозында хезмәт куйганнар. Тырыш хезмәтләре өчен икесе дә күп санлы мактау грамоталары һәм рәхмәт хатларына лаек булганнар.
2021 елның 20 гыйнварендэ Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре белэн 100-нче сабыйның тууы теркәлде. 2021 елның 20 нояберендә Ермолаев Николай Иван улы һәм Зоя Владимир кызы гаиләсендә Ир бала доньяга килэ, балага матур Михаил исеме кушалар.
2021 елда туган беренче ир балага Әмир дип исем кушалар. Бу матур һәм шатлыклы вакыйга Алабакүл авылында яшәүче Зөлфия һәм Самат Имамовлар гаиләсендә булды. Әмир быел Урыссу бистәсенең бала тудыру йортында туган беренче бала.
Тукай районы Таулы Дөреш авылында Шәриповлар Фәлих Хәләф улы һәм Фәния Барый кызы бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Бу-районда бик танылган һәм хөрмәтле гаилә.
60 ел бергә яшәгән кешеләрне котлау һәм мәхәббәтнең барлык сынауларны да узганын күрү бик дулкынландыра.
2021 нче елның 19 нчы гыйнварында Югары Ослан муниципаль районы Ямбулат авыл җирлегендә Мельниковлар гаиләсе Иван улы Александр һәм Семен кызы Мария бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы булып узды.
2021 елның 19 гыйнварында Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә өч игезәк бала тууы теркәлде. Игезәкләр туу-шактый сирәк очрак. Ә өч игезәк бала туу-бик сирәк очрак.
2021 елның 19 гыйнварында Алабуга муниципаль районы Поспелово авылында яшәүче Уткиннар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте. 60 ел Александр Иванович һәм Зоя Дмитриевна бергә тормыш сюрпризларына куаналар, тормыш проблемаларын хәл итәләр, бер-берсен хуплыйлар, тормыш биргәннең барысын да тулыландыралар.
Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә беренче никах теркәү тантанасы узды. Бу бәхетле пар Сәлимгәрәев Дамир Рафаэль улы һәм Регина Рөстәм кызы гаиләсе булды.
Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче бала тууы теркәлде. Рахим исемле малай Рамил һәм Ландыш Хабибрахмановлар гаиләсендә икенче бала.