2021 нче елның 2 нче гыйнвар аенда Башаровлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үттеләр. Тагир Киям улы һәм Зульфия Рәис кызы кү еллар дәвамында «Тан» колхозында хезмәт куйганнар. Тырыш хезмәтләре өчен икесе дә күп санлы мактау грамоталары һәм рәхмәт хатларына лаек булганнар.
Башаровлар гаиләсендә 3 бала, 3 онык тәрбияләнә. Гаилә бәйрәме көнне Тагир Киям улын һәм Зульфия Рәис кызын балалары, оныклары, дуслары һәм якын туганнары котлады. Алар үзләренең рәхмәт сүзләрен һәм ихлас теләкләрен җиткерделәр.
Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Көдаш авылы җирлеге башлыгы Закиров Хәлил Локман улы катнашты. Ул Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы Валеев Азат Рөстәм улы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.